Оешма турында

«Сәләт» фонды 1997 елда барлыкка килә. Ел дәвамында фонд гомумкешелекнең традицион кыйммәтләрен, туган телне һәм мәдәниятне саклауны һәм яратуны уртаклашучы сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне ачыклау, берләштерү һәм үстерү эшен алып бара.

«Сәләт» фондының төп проектлары булып түбәндәгеләр тора: Халыкара Сәләт яшьләр уку-укыту форумы, Сәләтле балаларга һәм талантлы яшьләргә ярдәм итү өлкәсендәге «Сәмрух» ел премиясе, «Фәнсар» мәктәбенең укыту-фәнни сессияләре , «Сәләт – Олимп» олимпиадага әзерлек мәктәбе, «Санак» уку-укыту лабораториясе, «Әйдаманнар мәктәбе», «Башҗитәкләр мәктәбе», иҗади юнәлеш буенча проектлар, Сәләт укыту-сәламәтләндерү аланнары базасында программалар оештыру, белем бирү оешмалары базасында төбәк Сәләт клублары эшчәнлеге, шулай ук Сәләт «Алмагач» мәктәбе эшчәнлеген, «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы мәктәпләре базасында профильле «Сәләт» классларын оештыру.

«Сәләт» берләшмәсенең рәсми сайты: http://selet.biz/tat/

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International