«Сәләт-Тел»

Төп юнәлеш: лингвистика, филология.

Үткәрелү вакыты: июнь.

Катнашучылар: 5-11 сыйныф укучылары.

2009-нчы елда «Сәләт-Йолдызлы» лагере базасында беренче тапкыр телләр өйрәтүне максат иткән «Сәләт-Тел» аланы оеша. 2013-нче елдан ул «Сәләт»йортында ел әйләнәсе эшли торган телләр мәктәбе форматын ала. Аланда Россиякүләм, Халыкара конкурсларда, олимпиадаларда җиңеп, портфолиолар конкурсы нигезендә сайлап алынган 220 сәләтле бала катнаша.

 Аланда «Татар теле», «Инглиз теле», «Төрек теле», «Испан теле», «Француз теле», «Фарсы теле», «Алман теле», «Кытай теле» остаханәләре эшли.

Проектның максаты – сәләтле яшьләр өчен чит телләрдә аралашу мохите булдыру һәм аерым телләрне тирәнтен үзләштерү мөмкинлеге бирү. Алан эшендә филология һәм лингвистика өлкәсендәге белгечләрдән кала, чит ил кунаклары да катнаша.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International