Төп юнәлеш: интеллектуаль, иҗади, спорт.
Үткәрелү вакыты: август.
«Сәләт-Имәнкәй» аланы – ул Алексеевск районының актив балалары, олимпиада җиңүчеләре, спорт һәм иҗат өлкәсендә казанышлар тапкан балалар өчен үткәрелә торган алан.
Иҗади һәм спорт чараларының күп булуы укыту дәресләре һәм кызыклы мастер-класслары белән берлектә балаларга үзләрен яңа яклардан ачарга җай бирәчәк.
Алан эшчәнлегендә түбәндәге алдынгы бурычларны хәл итергә булышачак:
- Балаларның төрле яктан үсүенә шартлар тудыру;
- Алексеевск районының актив һәм сәләтле балаларын эзләп табу һәм үстерү.
«Сәләт-Имәнкәй» аланы 2016 елда беренче тапкыр үткәрелә.