Сәләт принциплары

«Сәләт» системасының тотрыклылыгын һәм бөтенлеген тәэмин итүче төп принциплар булып түбәндәге тезислар тора:

  • Без яхшылыкка тартылып үсәбез, начарлыктан этәрелеп түгел;
  • Сәләт тәрбия бирү мохите, ләкин тәрбиясезне төзәтү мохите түгел;
  • Бергә без сәясәткә кушылмыйбыз, әмма сәясәт безнең һәркайсыбызда һәм һәркайсыбыз сәясәттә булырга мөмкин;
  • Тәнкыйть – безнең алым түгел. Безнең алым – анализ, иҗат һәм үсеш;
  • Сәләт – ул фән һәм белем, иҗат һәм рух мохите;
  • Сәләт мохитендә инглиз теле – ипи, рус теле – су, татар теле – һава.

Әлеге принциплар «Сәләт» берләшмәсенең девизында: «Сәләт мохите - акыл, рух һәм тел берлеге» тулысынча чагылдырылган кыйммәтләр системасын формалаштыра.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International