Төп юнәлеш: интеллектуаль, фәнни-техник иҗат.
Үткәрелү вакыты: июнь.
«Сәләт-Осталар бистәсе» – кул эшләре сәнгате белән кызыксынучы мәктәп укучылары өчен булдырылган җәйге алан. Биредә балалар төрледән-төрле кул эшләре, рәсем, архитектура, 3D дизайн кебек юнәлешләрдә үзләрен сынап карыячаклар. Хәзерге көндә актуальләшеп килә торган мондый юнәлешләр һәр баланы чын мәгънәсендә алтын куллы итәчәк!
Аланның төп максаты – иҗатка гашыйк булган яшьләргә ярдәм күрсәтү, аларга интеллектуаль һәм рухи үсеш мохите тудыру.