Советлар

1. Попечительләр советы – «Сәләт» дәүләтенең яшәвенә, үсүенә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булучы шәхесләрне туплаган совет. Попечительләр советы рәисе – Рәсәй Федерациясе Дәүләт Думасының 7 чакырылыш депутаты Марат Мансур улы Бариев. Попечительләр советының әгъзалары – Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе киңәшчесе Җәлил Шәфкать улы Сөләйманов, Прага шәһәрендәге «Радио Свободы» радиосының татар бүлегенең баш мөхәррире Алик Абрек улы Гыйльмуллин.

2. Ата-аналар советы – Сәләтлеләрнең әти-әниләре советы. Бу советның рәисе – Әүхәд Хәсәнов. Ата-аналар советы Сәләт үсешендә актив катнаша.

3. «Мәрҗәни» фонды – Сәләтнең үсешенә һәрвакыт ярдәм итүче фонд. Фондның президенты – Сәләтнең якын дусты Рөстәм Сөләйманов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International