«Сәләт-Биләр каласы»

Үткәрелү вакыты: июнь азагы – июль башы.

Катнашучылар: 8-11 сыйныф укучылары.

«Сәләт-Биләр каласы» аланында мәктәп укучылары тарихи үткәнебезгә якынайтылган мохиттә өстәмә белем ала һәм иҗат итә. Алан программасы катнашучыларның милли үзаңын үстерүне максат итеп куя. «Сәләт-Биләр каласы»нда укучылар бабаларыбызның горей-гадәтләре белән таныша, чүлмәк ясау, келәм туку кебек борынгы һөнәрләрне үзләштерә.

Балалар белән югары белемле әйдаманнар, укытучылар, белгечләр эшли. Бу алан укучыларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү, актив гражданлык позиөиясе булган шәхесләр, дәүләт үсешенә үз өлешен кертергә әзер ватанпәрвәрләр тәрбияләү өчен үзенчәлекле мохит тудыра.

Аланның төп бурычлары:

- татар халкының мәдәни, тарихи мирасын саклау һәм халыкара, мәдәниятара багланышларны ныгыту өчен уңай шартлар булдыру;

- мастер-класс, иҗади остаханә, ачык лекцияләр , дәресләрдә укучыларны мөстәкыйльлеккә өйрәтү, үзүсеш 1әм өстәмә белем алу  юлларын күрсәтү;

- укучыларда актив гражданлык позициясе тәрбияләү, җәмәгать эшләренә җәлеп итү. 

Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования